РусскийТатарчаEnglish

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утыры

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгында 2018 нче елга йомгак ясадылар һәм агымдагы елга булган планнарны яктырттылар. Студентларны балтырганга (Борщевик Сосновского) каршы көрәштә Комитетның закон чыгару инициативалары кызыксындырды. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Һадиев Таһир Галимҗан улы беренче курс студентларына үзләрен кызыксындырган темалар буенча Дәүләт Советы Рәисе исеменә рәсми хат рәвешендә үз идеяләрен һәм мәсьәләләрен рәсмиләштерергә тәкъдим итте.

Нияз Азат улы студентлар өчен Дәүләт Советында үз юнәлеше буенча практика узу мөмкинлекләре турында белде. Мондый мөмкинлек бар, әмма киңәшкә идеяләрне тәкъдим итәргә һәм аларны гамәлгә ашырырга әзер актив һәм эшкә сәләтле студентлар кирәк.

К списку новостей