РусскийТатарчаEnglish

Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча “Равнение на победу” спартакиадасы

2018 нче елның 14 нче апрелендә “Патриот” республика спорт-патриотик  һәм армиягә кадәрге әзерлек үзәгендә Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча “Равнение на победу” спартакиадасы узды. Чара Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет, Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ һәм яшьләр сәясәте муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан үткәрелде. Спартакиадада 400дән артык кеше, яшьләр оешмалары, Казан шәһәренең һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре командалары катнашты.

Безнең университетны «РУБЕЖ» Казан ДАУның ирекле халык дружинасы командасы тәкъдим итте.

 

Спартакиада 2 этапта узды:

1)   хәрби-спорт әзерлеге нормалары (турникта тартылу, отжимание, аркада яткан хәлдән гәүдәне күтәрү), гаскәр саклагыч комплект һәм противогаз кию, Калашников автоматын сүтеп җыю, погон һәм хәрби дәрәҗәләрне белү, беренче медицина ярдәме.

2)   хәрби-тарихи темага викторина, штурмовой полосаны узу (спринт 100м, граната ыргыту, каршылыклар полосасы, туннельне узу, пневматик коралдан ату).

 

К списку новостей