РусскийТатарчаEnglish

ТР югары уку йортлары спартакиадасы

21 июньдә Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында ТР югары уку йортлары спартакиадасы һәм студентлар лигасы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Казан дәүләт аграр университетын берничә номинациядә бүләкләделәр. ТР югары уку йортлары спартакиадасында икенче урын өчен кубок һәм диплом, студентлар лигасында ир-егетләр арасында волейбол һәм баскетбол буенча беренче урын өчен сертификатлар һәм дипломнар, шулай ук футбол (3 урын), хоккей һәм хатын-кызлар арасында волейбол (4 урын) буенча сертификатлар һәм дипломнар тапшырылды.

Университетыбызның «Физик тәрбия» кафедрасы һәм тәрбия бүлеге спортта елдан-ел югары нәтиҗәләр күрсәтергә тырышалар.

 

   

К списку новостей