РусскийТатарчаEnglish

ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында спорт ярышлары

Кикбоксинг

6-8 ноябрь көннәрендә "КАИ Олимп" спорт комплексында Татарстан Республикасы югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында кикбоксинг буенча спорт ярышлары узды. Югары уку йортының җиңүе һәм команданың нәтиҗәсе һәр спортчының керткән өлешенә, шулай ук команда әгъзаларының бердәмлегенә, оешканлыгына, чыдамлыгына һәм осталыгына бәйле иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Казан ДАУ командасы җиңү яулады. Команданың җитәкчесе Елистратов Д.Е.

Җиңүгә зур өлеш керттеләр: Шиахметов Радик - 181төркем, Әсроров Әмир - 375төркем, Шәрәфетдинов Рузель - 186төркем, Усманов Мансур -186төркем.

 

   

9-11 ноябрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында спорт көрәше буенча студентлар арасында ярышлар узды. Әлеге ярышлар кысаларында түбәндәге төрләр буенча көрәш үткәрелде: ирекле көрәш - егетләр, ирекле көрәш - кызлар, грек-рим көрәше - егетләр.

Ике көн нәтиҗәләре буенча югары уку йортлары арасында Казан ДАУ җыелма командасы өлкән укытучы Яруллин А. Г. җитәкчелегендә беренче урынны яулады. Аеруча зур өлеш керткән студентлар: Хөснетдинов Искәндәр - 682төркем, Хәмидов Зәйнетдин - 385төркем, Садыйков Инсаф -281 төркем.

 

    

Футбол

8 ноябрьдә «Тулпар» стадионында Татарстан Республикасы Студентлар футбол лигасы чемпионатының 9 туры кысаларында матчлар тәмамланды.

Безнең университет командасы Казанның «А» дивизионы зонасында 3 нче призлы урын алды.

Регби

10 -11 ноябрьдә Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында Татарстан Республикасы Студентлар регбий лигасының беренче чемпионаты ачылды. Әлеге ярышларның беренче турында 8 ир-ат һәм 6 хатын-кыз командалары катнашты. Беренче тур нәтиҗәләре буенча Казан ДАУ ир-атлар командасы 5 нче урынны, хатын-кызлар командасы 4 нче урынны яулады.

К списку новостей