РусскийТатарчаEnglish

«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча 2 курс студенты - Татарстан Республикасы Яшьләр парламенты әгъзасы

«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча 2 курс студенты Шиһабеддинов Руслан ТР Яшьләр парламенты әгъзасы булды.

ТР Яшьләр парламенты - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы консультатив һәм киңәшмә органы. Быел Яшьләр парламенты составына керү сайлаулар юлы белән уздырылды. Шуңа күрә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге Татарстан яшьләренең һәр вәкиленә үз идеяләре турында сөйләү һәм үз артыннан әйдәү мөмкинлеге бирелде.

Яшьләр парламентаризмы - хәзерге сәясәттә уникаль күренеш. 1992 елда Европа Советы яшьләрнең төбәкләр һәм муниципалитетлар тормышында катнашуы турында Европа хартиясен кабул итте. Хәзерге вакытта Россиядә төбәкләрнең закон чыгару җыеннары каршында 81 яшьләр парламенты оештырылган, аларның 13е закон чыгару инициативасы хокукына ия, 3000 муниципаль Яшьләр парламенты эшли. Безнең илдә барлыгы 4000нән артык яшь парламентарий исәпләнә.

К списку новостей