РусскийТатарчаEnglish

24 нче май көнне «Әкият» курчак Театрында «Жемчужина мира-2018» IX Халыкара ачык студентлар матурлык конкурсының финалы узды. Анда 11 илдән студент кызлар катнашты.

Казан дәүләт аграр университетын конкурста Таҗикстан кызы Нилуфар Әнвәрова яклады. Ул «Мисс Обаяние» исеменә лаек булды, шулай ук аңа тамашачылар мәхәббәте Призы бирелде.

Халыкара бүлек хезмәткәрләре Нилуфарны Казан ДАУ исеменнән котлыйлар һәм аңа барлык башлангычларында уңышлар телиләр!

Фото: vk.com, «Жемчужина мира» төркеме бите.

 

К списку новостей