РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ студентлары һәм хезмәткәрләре WorldSkills-2019 эшче һөнәрләрнең халыкара чемпионатында булдылар

2019 елның 22-27 августында Казанда чираттагы зур чара уза — Татарстан башкаласы WorldSkills-2019 эшче һөнәрләренең халыкара чемпионатын кабул итә. Яшь инженерлар, программистлар, дизайнерлар һәм башка белгечләр үз осталыкларын ялгыз һәм команда ярышларында күрсәтәчәкләр. Чемпионатның төп максаты — яшьләрнең игътибарын кирәкле һөнәрләргә җәлеп итү һәм яңа эш урыннары барлыкка килүгә стимул бирү. Чемпионатта катнашу өчен 64 илдән 22 яшьтән 25 яшькә кадәрге 1,6 мең кеше теркәлгән. Конкурсантларның эшен 1,5 меңнән артык эксперт күзәтә, аларга 3,5 мең волонтер ярдәм итәчәк.

Казанда катнашучылар алты блокка бүленгән 56 компетенциядә ярыша:

- Мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр

- Гражданнар транспортына хезмәт күрсәтү

- Сәнәгать җитештерүе

- Төзелеш өлкәсе

- Хезмәт күрсәтү өлкәсе

- Иҗат һәм дизайн.

Һәр компетенциягә реаль шартларга якын булган биремнәр бирелә. Мәсәлән, автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен машиналарның чын өлешләре бирелә, аларны тиешле вакыт эчендә төзәтергә яки көйләргә кирәк.

25 августта Казан ДАУ студентлары һәм хезмәткәрләре WorldSkills-2019 эшче һөнәрләрнең халыкара чемпионатында булдылар.

К списку новостей