РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ студентлары #ВместеЯрче - энергияне саклап тоту һәм экология Бөтенроссия фестивалендә актив катнаштылар

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 19 июлендәге 1717-номерлы күрсәтмәсе нигезендә, 2019 елның 7 сентябрендә Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы территориясендә #ВместеЯрче - энергияне саклап тоту һәм экология Бөтенроссия фестивале узды. Казан ДАУ студентлары фестивальдә актив катнашты.

Фестиваль - Россия энергетика министрлыгы, Россия мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия яшьләр эшләре министрлыгы, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды» дәүләт корпорациясе ярдәмендә 2016 елдан башлап Россиянең бөтен территориясе буенча үткәрелә. Фестиваль энергияне саклап тоту һәм табигатькә сак карашны популярлаштыруга багышланган гомумшәһәр тематик гаилә бәйрәме форматында узды.

Парк территориясендә фестивальгә ярдәм йөзеннән студентлар флешмобы узды,энергияне саклап тотуга багышланган уен, күңел ачу тематик зоналары, шулай ук «энергоэффектив технологияләр бульвары» күргәзмә мәйданчыклары, газ-мотор техникасы күргәзмәсе, ГОЭЛРО һәм WorldSkills ның 100 еллыгы фотокүргәзмәләре оештырылды.

К списку новостей