РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ студентлары ТНВ телеканалының "Җырлыйк әле" күңел ачу тапшыруында катнаштылар

2019 елның 9 мартында ТНВ телеканалында "Җырлыйк әле" күңел ачу тапшыруы узды. Бу тапшыруда безнең аграр университет студентлары катнаштылар.

 

Тапшыру бик күңелле һәм кызыклы килеп чыкты. Безнең егетләр техник яктан гына түгел, сәнгатьтә һәм музыкада да көчле булуларын исбатладылар. Алар халык иҗаты, заманча музыка өлкәсендә иң катлаулы сорауларга җаваплар таптылар.

Ә аларның җырлар башкарулары хәтта программаны алып баручыны һәм музыкантларны да гаҗәпләндерде. "Җырлыйк әле" тапшыруының җитәкчесе Нәҗип Бәдретдинов, безнең студентлар чыгышын югары балл белән бәяләде. Инженер-механик белгечлеге буенча укучы яшь егетләр классикларның һәм заманча композиторларның җырларын профессиональ артистлар дәрәҗәсендә башкардылар. Бу аграр университетның югары дәрәҗәсе турында сөйли. Димәк, аграр университет студентлары барлык юнәлешләрдә дә кирәкле булыр дигән өмет бар. Безнең егет-кызларыбыз теләсә нинди бурычны башкарып чыгарлар һәм һәрвакыт аграр университет данын әлеге югарылыкта тотарлар дип ышанабыз.


К списку новостей