РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ студентлары «РИСК» Республика интеллектуаль уенының сайлап алу этабында катнаштылар

5 октябрьдә Казан шәһәренең «Җиңү волонтерлары» бүлеге балалар һәм яшьләр эшләре Комитеты белән берлектә «Россия - минем тарих» мультимедиа тарихи паркы базасында «РИСК» Республика интеллектуаль уенының сайлап алу этабын үткәрде. Анда философия һәм хокук кафедрасының өлкән укытучысы Фәйзрахманов Л. М. җитәкчелегендә Казан ДАУ студентлары командасы катнашты.

«Җиңү Волонтерлары» ның Татарстан бүлеге үз эшчәнлеген Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль берәмлегендә дә гамәлгә ашыра. Эшчәнлекнең бер юнәлеше - «Безнең җиңүләр» Федераль проекты. Аның максаты - яшьләргә заманча һәм кызыклы формат аша Россия Геройларын һәм казанышларын популярлаштыру.

Шундый форматларның берсе булып «РИСК: Разум, интуиция, тизлек, команда» интеллектуаль уеннарын үткәрү тора. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, бер ай дәвамында волонтерлар интеллектуаль уеннарның сериясен уздырачаклар.


К списку новостей