РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ студентлары "Мәхәббәт чишмәсе" территориясен яшелләндерүдә катнаштылар

2019 елның 4 октябрендә ТР Буа муниципаль районының Яңа Тинчәле авыл советы җитәкчесе Р.К. Мадышев җитәкчелегендә Казан ДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, Буа ветеринария техникумы, Буа медучилищесы студентлары, һәм җирле халык катнашында, урман утырту көне кысаларында, Яңа Тинчәле авылында «Мәхәббәт чишмәсе» территориясен яшелләндерделәр. Урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 4 нче курс студенты И.И. Хөснетдинов проекты буенча каен-30, спирея-650, гөлҗимеш-100, сирень-10, тау нараты-50, корычагач-50, имән-360, юкә-105, миләш-35, нарат-95, артыш - 60, чыршы - 30, өрәңге-20, урман чикләвеге агачы- 35 данә утыртылды.

Яшелләндерү эшләре октябрь аенда һава шартларын исәпкә алып дәвам итәчәк.


К списку новостей