РусскийТатарчаEnglish

"Җир төзелеше һәм кадастрлар" юнәлеше студентлары геодезия буенча уку практикасын уңышлы үтә

Казан ДАУ агрономия факультетының "Җир төзелеше һәм кадастрлар" юнәлеше студентлары геодезия буенча уку полигоны территориясендә (Ферма 2) уку практикасын үтәләр. Практика профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, "Җир төзелеше һәм кадастрлар" кафедрасы мөдире Сафиолин Фаик Нәби улы һәм доцент Сабирҗанов Алмаз Мансур улы җитәкчелегендә уза.

Ә ҖЧҖ "ВЗП Заволжье" кырларында 4 экипаж составында студентлар бригадалары кырларны чүп үләннәренә, авыруларга һәм корткычларга каршы сиптерү эшләрен дәвам итәләр. Экипажлар составына төрле факультетлар студентлары керә, чөнки бурычлар комплекслы рәвештә хәл ителә.

К списку новостей