РусскийТатарчаEnglish

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өмә

Сентябрь башында идарә кафедрасының өлкән укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы "Корпоратив социаль җаваплылык" предметы кысаларында 571-төркем студентларына хәйрия проектын тормышка ашыру бурычын йөкләде. Төркемнең бер командасы Югары Осланда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка ярдәм итәргә тәкъдим итте. Алар учреждение җитәкчелеге белән элемтәгә кергәннәр һәм аларга ни кирәк булуын ачыклаганнар. 23 октябрь көнне студентлар интернат-йортка ярдәм итү өчен акча җыя башладылар. Акциядә икътисад Институты студентлары һәм хезмәткәрләре, университет җитәкчелеге һәм Ферма-2 тулай торак студентлары катнашты. Кыска гына вакыт эчендә интернат-йорт өчен кирәкле сумма җыелган һәм төркем бакча инвентаре, шәхси гигиена әйберләре һәм тәм-томнар сатып алган.

30 октябрь көнне студентлар Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына бардылар, алынган әйберләрне тапшырдылар һәм ишегалдында өмә оештырдылар. Өч сәгать дәвамында интернат территориясе иске яфраклардан һәм кипкән агачлардан чистартылды. Учреждение җитәкчелеге рәхмәт йөзеннән студентлар өчен чәй өстәле оештырды. Моннан тыш, студентлар өлкәннәр һәм инвалидлар белән аралаштылар.

"Корпоратив социаль җаваплылык" фәне кысаларында студентлар хәйрия акцияләрен оештыру принципларын, мондый проектларны гамәлгә ашыру, бюджет формалаштыру һәм хәйрия проектлары маркетингын формалаштыру белән бәйле кыенлыклар булуын үзләштерделәр, шулай ук аудитория алдында акча җыю өчен чыгыш ясау күнекмәләрен алдылар.

"Ярдәм итү җиңел" акциясендә катнашкан һәркемгә, шулай ук Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советы әгъзаларына һәм "Дәүләт һәм муниципаль идарә" белгечлеге студентларына өлкәннәр йортына ярдәм итүдә катнашкан өчен рәхмәт белдерәбез.

 

К списку новостей