РусскийТатарчаEnglish

«Татарча диктант»

2018 елның 27 октябрендә «Татарча диктант» Халыкара белем бирү чарасы үткәрелде. Ул дөньяның барлык илләрендә дә татар теленә карата белемлелекне популярлаштыруга һәм кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән иде. Шуның белән бәйле рәвештә Казан ДАУ "Фәлсәфә һәм хокук" кафедрасы белән 6 нчы номер астында «Татарча диктант» акциясе мәйданчыгы оештырылды (кафедра мөдире Нәҗметдинова Ф. Т.). Конкурс комиссиясендә "Фәлсәфә һәм хокук" кафедрасы укытучылары: профессор Шарыпова Н.Х., доцентлар Габделхакова И.М. һәм Барсукова Р.С. эшләделәр.

Диктантта Казан ДАУ студентлары да, Казан шәһәре халкы вәкилләре дә актив катнаштылар. Диктант текстын "Татарстан – Яңа гасыр" ДТРК дикторы Рамил Гарипов укыды.

 



К списку новостей