РусскийТатарчаEnglish

«Тоталь диктант»

2018 нче елның 14 нче апрелендә 14 сәг барлык теләүчеләр «Тоталь диктант» - бөтендөнья белем бирү конкурсында катнашты. Ул Казан ДАУы агрономия факультетының актлар залында булды. Чараның максаты - белемле булуның һәр кеше өчен мөһим икәнен күрсәтү. Текстны безнең университет мәйданчыгында К. Тинчурин драма һәм комедия театры актрисасы, ТРның атказанган артисты, "Зо-Лэй-Лэ" триосы солисты - Вәлиева Зөлфия Наилевна укыды.

 


Исегезгә төшерәбез, моннан күп еллар элек, ә нәкъ менә 2004 нче елда «Тоталь диктант» Новосибирск дәүләт университеты мәйданчыгында туган. Ул студентларга кызыклы чара, бер югары уку стеналарында “физиклар һәм лирикларның үзенчәлекле бәхәсе” буларак уйланылган. Әмма акция яшәп киткән, аңа студентлар гына түгел, Академшәһәрчектә яшәүчеләр дә, ә аннан соң барлык Новосибирсктагылар да кызыксыну күрсәткәннәр. Беренче елларда «Тоталь диктант”та 150-200 кеше катнашкан. Бүген проектның географиясе — бөтен җир шары. 2018 нче елда «Тоталь диктант» 70 илне, 800 дән артык шәһәрне һәм барлык Россия Федерациясе субъектларын колачлады.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел текстның авторы булу намусына безнең якташыбыз - Гүзәл Яхина ия булды. 2015 нче елда аның «Зөләйха күзләрен ача» романы дөнья күрде. Ул раскулачивание елларында татар хатын-кызларының катлаулы язмышы турында сөйли. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, аның якын арада чыгачак һәм шулай ук туган як тарихы белән бәйле «Балаларым минем» романының бер өлеше Диктант  - 2018 тексты булды. Акция нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында диктантны “бик яхшы” билгеләренә язганнарга Гүзәл Яхина китабы аның автографы белән биреләчәк.

 



К списку новостей