РусскийТатарчаEnglish

«Өченче хезмәт семестры - 2018»

2018 елның 30 ноябрендә Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты актлар залында «Өченче хезмәт семестры – 2018» җитештерү практикасына йомгак ясауга багышланган тантаналы җыелыш узды.

Тантаналы җыелышны Казан дәүләт аграр университеты ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы ачып җибәрде. Ул җитештерү практикасының алдынгы студентларына мактау грамоталары тапшырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Таһирҗанов Тәлгать Галимҗан улы чыгыш ясады. Ул практика узу чорында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән механизация отрядлары студентларына мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Өченче хезмәт семестры чорында студентлар отрядларының эше турында Механизация һәм техник сервис институты директоры Яхин Сергей Мирбатович сөйләде.

«Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге» ДБУ җитәкчесе, Идел буе федераль округы студентлар отрядларының округ штабы командиры - Ислаев Вячеслав Федорович, «Агро-Сервис» ҖЧҖ генераль директоры - Шагараев Альберт Рәхимҗан улы, «Тарос-Сервис» ҖЧҖ сервис хезмәте директоры - Куянов Валерий Викторович, «Скайбилдинг» ҖЧҖ техник директоры - Хомяков Антон Геннадьевич, «ЭМТех» ҖЧҖ үсеш буенча директоры - Фатахов Эмиль Тәлгать улы студентларны котладылар һәм рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.

Бүләкләү концерт номерлары белән үрелеп барды.

 

 

К списку новостей