РусскийТатарчаEnglish

Яңа Гасыр трибунасы - Депутат трибунасы

Идарә кафедрасының өлкән укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы һәм «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча беренче курс студентлары «Яңа Гасыр трибунасы - Депутат трибунасы» телетапшыруын төшерүдә катнаштылар.

Программаны төшергәндә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының профильле комитетлары рәисләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ратникова Римма Атлас кызы катнашты. Депутатлар ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылышына йомгак ясадылар, профильле комитетлар рәисләре хисап чорында закон чыгару инициативалары турында сөйләделәр. Төшергәннән соң студентларны ТР Дәүләт Советына җитештерү практикасына чакырдылар, укытучы белән әңгәмә кордылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

К списку новостей