РусскийТатарчаEnglish

Икътисад Институтын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру

Югары уку йортын сайлауда абитуриентлар өчен аны тәмамлаганнан соң уңышлы эшкә урнашу зур роль уйный. Икътисад Институты бу юнәлеш буенча зур эш алып бара. Уку процессы дәвамында гамәли семинарлар, бизнес вәкилләре белән очрашулар, тренинглар оештырыла, шулай ук югары курс студентлары Татарстан Республикасы предприятиеләрендә практика узалар. «Бухгалтерлык исәбе, анализ һәм аудит» юнәлешен уңышлы тәмамлаган студентлар «Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Федераль кадастр палатасы»на эшкә урнаштылар. Кәримова К.Р. хезмәт хакы буенча хисапчы булып эшли, Сабирҗанов Н.Н. - пространство мәгълүматлары инфраструктурасы бүлеге инженеры. Киләчәктә дә карьерада уңышлар телибез!

К списку новостей