РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ вәкилләренең Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык - төлек сәясәте комитеты утырышында катнашуы

28 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды. Көн тәртибенә бакчачылыкка, җир асты байлыклары турындагы республика законнарын камилләштерүгә, авыл территорияләрен үстерү проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр кертелгән иде. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану комитеты хисабы тыңланды.

Утырыш эшендә Казан ДАУ вәкилләре: беренче проректор - укыту-тәрбия эшләре буенча проректор Б. Г. Җиһаншин, уку-укыту идарәсе башлыгы А. В. Дмитриев, ИМТС директоры С. М. Яхин, фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Ф. Т. Нәҗметдинова катнашты.

К списку новостей