РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ студентларының Ростов-на-Дону шәһәрендә Идел буе һәм Көньяк федераль округларының ирекле ярдәмчеләре округ форумында катнашуы

Казан ДАУ "Искорка" волонтерлар клубы җитәкчесе Хәкимова Инзилә Ростов-на-Дону шәһәрендә Идел буе һәм Көньяк федераль округларның ирекле ярдәмчеләренең округ форумында катнашты. Форум волонтерлар һәм ирекле ярдәмчеләр эшчәнлеген оештыручылар арасында укыту, аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен үзәк мәйданчык булды.

«Добро на Юге» («Көньяктагы игелек») мохтаҗларга ярдәм итүче һәм үз тирә-юньдәге дөньяны үзгәртүче актив һәм битараф булмаган кешеләрнең бердәм командасын формалаштыру өчен башлангыч нокта булды.

Өч көн дәвамында катнашучылар волонтерлык эшчәнлегенең төп мәсьәләләре буенча лекцияләр, семинарлар һәм практикумнар тыңладылар, шулай ук һөнәри күнекмәләрне үстерү буенча мастер-классларда булдылар.

Моннан тыш, биредә «Доброволец России – 2019» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналында проектлар яклау узды.

 

 

К списку новостей