РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентларында селекция буенча уку практикасы

Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары доцент Мухаметшина А. Р. һәм профессор Мусин Х. Г. җитәкчелегендә факультет теплицалары базасында уку практикасын үтәләр. Күп кенә агачлар һәм куаклар өчен чыбыкча ярдәмендә үрчү иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Моның өчен июнь-июль башы, үсемлекләр актив үсеш фазасында булганда, иң уңышлы вакыт.

Чыбыкча ярдәмендә күп кенә агачлар һәм куакларны үрчетеп була, әмма үсемлекнең төрен һәм сортын да исәпкә алырга кирәк. Гортензия, тамарикс, туи, роза чыбыкчалары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.Ччыбыкча ярдәмендә үрчетү алдан билгеле характеристикалы үсемлекләрне сайлап алырга мөмкинлек бирә. Бу кыйммәтле декоратив үсемлекләрне тизрәк үрчетү һәм югары сыйфатлы утырту материалы җитештерү өчен зур перспективалар ача.

 

 

 

К списку новостей