РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ галимнәре «Урман туфраклары һәм урман экосистемаларының эшчәнлеге» Vlll Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнаштылар

Казан ДАУ галимнәре, профессор Сабиров А. Т. һәм а.х.ф.к., доцент Галиуллин И. Р. «Урман туфраклары һәм урман экосистемаларының эшчәнлеге» Vlll Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнаштылар. Чара 2019 елның 24-27 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә РФА урманнарның экология һәм продуктивлыгы проблемалары Үзәгендә узды. Конференция барышында коллегалар белән уңышлы очрашулар узды һәм М.В. Ломоносов ис. МДУның, Н.Э.Бауман ис. МДТУның Мытищи филиалы һәм Венгрия галимнәре белән туфрак белеме һәм урман биогеоценологиясе өлкәсендә фәнни хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде.

К списку новостей