РусскийТатарчаEnglish

Казанда «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионаты уза

Казан ДАУ укытучылары һәм студентлары 20 майдан 24 майга кадәр Татарстанда «Казан ЭКСПО» территориясендә уза торган «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионатында булдылар. Чемпионатның максаты - илебез мәгарифе системасына иң яхшы халыкара практикалар кертү, эшче һөнәрләрнең абруен һәм кадрлар әзерләү сыйфатын күтәрү.

1500дән артык егет һәм кыз илдә иң яхшы яшь белгечләр исеме өчен көрәшәчәк. Чемпионатта катнашучылар, 16-22 яшьлек урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, катгый сайлап алу сынаулары уздылар һәм хәзер үз төбәкләре исеменнән чыгыш ясаячаклар.

Милли чемпионат ярышлары төзелеш өлкәсе, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү, мәгариф, шулай ук транспорт һәм логистика өлкәләре компетенцияләре буенча уза. Мәйданчыкларда 91 компетенция тәкъдим ителәчәк, шуларның 23е — «киләчәк һөнәрләре», мәсәлән, квант һәм болыт технологияләре, сәнәгать робототехника, пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү, нейроинтерфейслар проектлау, космик системалар инженериясе.

VII илкүләм чемпионат финалы җиңүчеләре һәм призерлары WorldSkills Russia милли җыелма командасының киңәйтелгән составына тәкъдим ителәчәк һәм 2021 елда Шанхайда узачак дөнья чемпионатында һәм 2022 елда Санкт-Петербургта EuroSkills Европа чемпионатында Россия флагы данын яклау мөмкинлеге алачак.


К списку новостей