РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ 1 нче а,б номерлы студентлар тулай торагында «Жара» бию мәйданчыгы ачылды

2019 елның 25 сентябрендә Казан ДАУ 1 нче а,б номерлы студентлар тулай торагында «Жара» бию мәйданчыгы ачылды.

Мәдәният секторы Мирзасалихова Эльвина һәм Родионова Анжела студентлар Советы белән берлектә әлеге чарага актив әзерлек алып бардылар. Бу чараның төп йолдызы, алып баручысы - Майоров Никита иде. Чараны икътисад Институтының 4нче курс студентлары Нургалиев Самат һәм Николаев Артем, ИМиТС 1нче курс магистры Галеев Дамир һәм икътисад институтының 1нче курс студенты Мәрдегаләмова Резедә матур чыгышлары белән бизәделәр.

Бик күп кызыклы уеннар үткәрелде, алар барышында студентлар тагын да якынайды. Университет студентлары - Саттаров Данис, Хәмидуллин Арслан, Корытников Леонид, Карманов Динар әлеге чараның диджей һәм тавыш операторлары иде.

Кичәгә чакырылган кунаклар арасында тулай торак мөдире - Хөсәенов Раил Камил улы; тулай торак тәрбиячеләре - Нәфыйков Инсаф Рафит улы, Далалеев Эрик Рафаэль улы булдылар.

Чара югары дәрәҗәдә узды, барлык студентлар да канәгать калды һәм киләсе бәйрәмнәрне көтәләр.

 

 

 

 

К списку новостей