РусскийТатарчаEnglish

2019 елның 6 октябрендә «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия ярышлары узды

2019 елның 6 октябрендә «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия ярышлары узды. Алар «Казан ярыммарафоны» ярышлары белән берлектә 21 км, 10 км һәм 3 км дистанцияләрдә уздырылды. Бу ярышларда профессиональ йөгерешчеләр дә, йөгерергә яратучылар да булды. Казан ДАУ Механикалаштыру һәм техник сервис Институты Б291-02, Б291-03, Б291-05 группасы студентлары 3 км дистанциягә йөгерүдә катнаштылар. Ярышлар бик яхшы оештырылган иде.

«Физик тәрбия» кафедрасы укытучылары әлеге чарада катнашкан барлык студентларга рәхмәт белдерәләр. Киләчәктә дә Казан ДАУ студентлары университет, «физик тәрбия» кафедрасы, шәһәр һәм республиканың спорт оешмалары үткәргән спорт чараларында актив катнашыр дип өметләнәләр.


К списку новостей