РусскийТатарчаEnglish

«Спектр» VII Бөтенроссия яшьләр реклама фестивале

2019 елның 19 апрелендә Оренбург дәүләт университетында «Спектр» VII Бөтенроссия яшьләр реклама фестивале кысаларында «Социаль проект» һәм «Маркетинг проекты» номинацияләрендә реклама видеороликлар һәм презентацияләр конкурсы узды. Әлеге фестивальнең максаты һәм бурычлары булып катнашучыларның иҗади потенциалын ачу; социаль конструкцияләрнең заманча технологияләрен куллану күнекмәләрен ачыклау; шәһәр, төбәк һәм илнең яшьләр арасында имин социаль климат формалаштыруга ярдәм итү тора.

Икътисад Институты студентларыбыз конкурста үз видеороликлары белән актив катнаштылар:

-      «2ГИС: әгәр төгәлрәк булсак», ул «Маркетинг проекты» номинациясендә видеопроектлар арасында II урын алды. 2 курс студентлары: Гусев Леонид Андреевич, Камалов Рамил Илдар улы, Мөхәммәтҗанов Ренат Фиргать улы, Фатыйхов Алинә Фәнил кызы, Хәкимова Инзилә Фазыл кызы, идарә кафедрасы укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы җитәкчелегендә.

-      «Игелелек игелек тудыра», ул «Социаль проект» номинациясенең видеопроектлары арасында тамашачы мәхәббәте призын алды. Б351-02 төркеменең 4 курс студентлары: Хәкимова Гөлүсә, Мөхәммәтҗанов Разил, Сабирҗанов Нияз, Б371-02 төркеменең 2 курс студенты: Целищев Олег, Б361 төркеменең 3 курс студенты: Идрисов Илдар, режисер-куючы, актерлык осталыгы укытучысы Галимҗанов Муса, бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы укытучылары Исхаков А. Т. һәм Пинина К. А. җитәкчелегендә.

Студентларны һәм җитәкчеләрне котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

К списку новостей