РусскийТатарчаEnglish

Беларусь Республикасы делегациясенең Казан ДАУ визиты

21 августта Белоруссия дәүләт технология университеты ректоры Войтов Игорь Витальевич һәм Могилевский дәүләт азык-төлек университеты ректоры Киркор Максим Александрович составындагы делегация Казан ДАУ булды.

Белоруссия дәүләт технология университетының төп юнәлеше - химия һәм урман сәнәгате өчен инженерлар, нәшрият эше һәм полиграфия өлкәсендә белгечләр әзерләү, химия һәм урман сәнәгатенең төрле өлкәләрендә фәнни тикшеренүләр. Биредә шулай ук икътисад, компьютер белгечләре, җитештерү процессларын автоматлаштыру, химия һәм урман сәнәгате машиналары һәм аппаратлары буенча белгечләр әзерләнә.

Могилевский дәүләт азык-төлек университеты - Беларусь Республикасында азык-төлек эшкәртү һәм химия тармаклары сәнәгате өчен инженер-технологлар, инженер-механиклар һәм икътисадчылар әзерләүне гамәлгә ашыручы бердәнбер югары уку йорты.

Делегацияне Казан ДАУ ягыннан беренче проректор – укыту һәм тәрбия эшләре буенча проректор Б. Г. Җиһаншин, хуҗалык-икътисад эшләре буенча проректор  З. Р. Закиров, укыту-тәрбия эшләре җитәкчесе А. В. Дмитриев, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Л. Ю. Пухачева, халыкара бүлек башлыгы А. А. Нигъмәтҗанов, философия һәм хокук кафедрасы мөдире Ф. Т. Нәҗметдинова кабул иттеләр.

Очрашуда фәнни тикшеренүләр, укытучылар һәм студентлар белән академик алмашу, уртак белем бирү программалары өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында нәтиҗәле сөйләшү булды.

К списку новостей