РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ делегациясенең Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясенә визиты

2019 елның 1 августында университет ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы җитәкчелегендәге Казан ДАУ делегациясе эш визиты белән «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесендә булды.

«Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ ветеринария өлкәсендә дәүләт экспертизаларын, лаборатор тикшеренүләр, клиник-диагностик тикшерүләр уздыру, орлыкчылык, үсемлекләрне саклау, агрохимия, туфракның уңдырышлылыгын тәэмин итү, ашлык, катнаш азык һәм аларны җитештерү өчен компонентлар, шулай ук өстәмә азык эшкәртү продуктлары өлкәсендә эшчәнлекне тәэмин итә торган орган булып тора.

«Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ директоры Кәримов Рәис Галимҗан улы лабораториянең тарихы, эшчәнлеге һәм үсеш планнары турында сөйләде. Директор урынбасарлары Мөбәрәков Айтуган Ризван улы һәм Садриев Айдар Радик улы лабораториядә башкарылган төп эш төрләре белән таныштырдылар. Лабораториядә булган өр-яңа лаборатория җиһазлары күрсәтелде.

Очрашу йомгаклары буенча яклар «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ базасында Казан ДАУ база кафедрасын булдыру, студентларны практик әзерләүне камилләштерү һәм уртак тикшеренүләр уздыру, шулай ук Казан ДАУ студентларын укыту һәм җитештерү практикаларын узу өчен лабораториягә җибәрү турында килештеләр.

К списку новостей