РусскийТатарчаEnglish

Татарстан Республикасының «урман башкаласына» Казан дәүләт аграр университетының чит ил студентлары визиты

2018 нче елның 24 нче маенда Казан дәүләт аграр университетының чит ил студентлары Саба муниципаль районында, Саба урманчылыгында һәм Саба аграр көллиятендә танышу экскурсиясе белән булдылар. Алар РСФСР, ТАССР атказанган урманчысы Миңнеханов Н.М. һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Студентлар катлаулы, әмма кызыклы урман хуҗалыгы сәнгате һәм күпмилләтле Татарстанның авыл тормышы белән таныштылар. Чит ил студентлары Саба аграр көллиятендә теннис, шахмат, волейбол, баскетбол, футбол уйнадылар. Уеннарның һәм бөтен сәфәрнең җиңүчесе Дуслык булды.

 

   

К списку новостей