РусскийТатарчаEnglish

РФ авыл хуҗалыгы Министры урынбасары М. И. Увайдовның Казан ДАУ визиты

Татарстан Республикасына эш визиты белән РФ авыл хуҗалыгы Министры урынбасары Увайдов Максим Иосифович килде. Бүген ул Казан ДАУ булды, анда җитәкчеләр, коллектив вәкилләре һәм университет студентлары белән очрашты. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министры урынбасары О. В. Земсков, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Н. Н. Хәмидуллин, Казан ДАУ ректоры А. Р. Вәлиев, укыту-тәрбия эшләре буенча проректор Б. Г. Зиганшин, хуҗалык-икътисад эшчәнлеге буенча проректор З. Р. Закиров, икътисад Институты директоры М. М. Низаметдинов озата йөрде.

Казан ДАУ ректоры А. Р. Вәлиев кунакны университетның эшчәнлеге, Казан ДАУ кабул итү комиссиясе эше белән, уку аудиторияләре, кафедра һәм лабораторияләр, университет музее белән таныштырды.

Визит кысаларында РФ авыл хуҗалыгы Министры урынбасары М. И. Увайдов Казан ДАУ базасында Россиянең аграр югары уку йортлары белән селектор киңәшмәсе үткәрде. Селектор киңәшмәсендә РФ авыл хуҗалыгы Министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортларының агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре һәм төбәкләрдә аграр мәгариф һәм фән үсеше перспективалары турында фикер алыштылар. 2019 елда кабул итү компаниясе кысаларында югары уку йортлары эшенә, абитуриентлар җыю мәсьәләләренә, аграр югары уку йортларының матди-техник базасы торышына һәм үсешенә аерым игътибар бирелде. Селектор киңәшмәсеннән соң РФ авыл хуҗалыгы Министры урынбасары Увайдов М. И. механикалаштыру һәм техник сервис институтында, агрономия факультетында, укыту-демонстрация үзәгендә, ландшафт дизайны үзәгендә, вуз лабораториясендә, шул исәптән агроэкологик тикшеренүләр үзәгендә булды. Увайдов М. И. студентларның яшәү шартларына аерым игътибар бирде һәм студентлар тулай торагын карап чыкты.

Визит нәтиҗәләре буенча РФ авыл хуҗалыгы Министры урынбасары Увайдов М. И. югары уку йорты эшен уңай бәяләде, һәм алга таба да эшләрендә уңышлар теләде.

К списку новостей