РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ волонтерлары «Куркынычсыз хәрәкәт» акциясендә катнаштылар

Шәһәр үзәгендә ЮХИДИ инспекторлары Казан ДАУ студент-волонтерлары белән бергә юлны дөрес узмаган җәяүлеләр белән әңгәмә кордылар, аларга белешмәлекләр һәм яктылык кайтаргыч значоклар тараттылар.

«Куркынычсыз хәрәкәт» акциясе вакытында автоинспекторлар Казан халкына җәяүлеләр кичүендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерделәр. Акцияне шәһәр үзәгендә Батурин һәм Зур Кызыл урамнары киселешендә үткәрделәр.

Казанның ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча өлкән инспекторы шәһәр халкыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен, юл аркылы чыгу урыннарында гына йөрүләрен сорый. Төнлә инспектор киемдә яктылыкны чагылдыручы элементларны кияргә киңәш итте.

К списку новостей