КазДАУ агрономия факультетының “Бакчачылык” юнәлеше буенча укучы 163 нче төркем студентлары урман профиле юнәлешендә химия буенча бөтенроссия студентлар олимпиадасында катнаштылар һәм шәхси зачетта 1, 2 нче урынны яуладылар. Ә КазДАУ командасы олимпиадада 1 нче урынны алды. Бу университет өчен, башка югары уку йортлары арасында, югары казаныш.