РусскийТатарчаEnglish

Бөтенроссия кыр көне – 2019

11 июльдә Пушкин шәһәрендә (Санкт-Петербург) «Бөтенроссия кыр көне» агросәнәгать күргәзмәсе ачылды.

Бөтенроссия кыр көне - авыл хуҗалыгы җитештерүенең төп казанышларын һәм алдынгы технологияләрен күрсәтергә, базарда катнашучылар арасында тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашырга, тармакның актуаль бурычларын хәл итәргә һәм аны алга таба үстерү юлларын билгеләргә ярдәм итәргә тиешле уникаль агросәнәгать күргәзмәсе һәм эшлекле форум.

Бөтенроссия кыр көнен уздыру өчен демонстрация мәйданчыгы итеп ел саен илнең агросәнәгать комплексын үстерүдә мөһим роль уйнаучы төбәкләрнең берсе сайлап алына. Мәсәлән, 2016 елда чара Алтай краенда, ә 2017 елда Татарстан Республикасында узды.

Ленинград өлкәсеннән оештыручылар зур экспозиция территориясе әзерләгәннәр, анда техника, үсемлекләр куелган һәм тарихи экскурсия үткәрелә.

Быел агротехнология күргәзмәсенә бөтен Россиядән сигез меңнән артык аграрий һәм 160 тан артык авыл хуҗалыгы оешмасы җыелды.

Бу чарада Казан ДАУ ректоры Айрат Рәсим улы Вәлиев, укыту – тәрбия эшләре буенча проректор - Булат Госман улы Җиһаншин, фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор - Рөстәм Мингазиз улы Низамов катнашты.

К списку новостей