РусскийТатарчаEnglish

Бөтенроссия Директорлар советы: бизнес үсешен ничек тәэмин итәргә

"Дәүләт һәм муниципаль идарә" белгечлеге буенча беренче курс студентлары кафедраның өлкән укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы белән берлектә "Бөтенроссия Директорлар советы: бизнес үсешен ничек тәэмин итәргә" форумында булып кайттылар.

Форум Россиянең 50дән артык эре шәһәрен берләштергән «Генераль директор» журналының федераль проекты. "Бөтенроссия Директорлар советы" - урта һәм кече бизнес җитәкчеләре тәҗрибәсе белән алмашу өчен универсаль мәйданчык. Форум кысаларында студентлар түбәндәге сессияләрдә булдылар:

  1. "Лояльлек өчен рәхмәт». Спикеры - Андрей Пометун, клиентлар белән мөнәсәбәтләрне идарә итү буенча эксперт. Лояльлек - популяр тема соңгы вакытта. Компанияләр сатып алучылар санын саклап калу өмете белән аның өчен көрәш башлыйлар. Әмма клиентларны саклап кына калу лояльлек түгел. Сатып алучылар безнең хаталарны кичерер һәм киләчәктә дә безнең белән калырлык итеп ничек лояльлек системасын һәм алар белән нинди мөнәсәбәтләр төзергә?
  2. "Әгәр дә сез HR булмасагыз, хезмәткәрләрне ничек сайларга? Хаталар һәм лайфхаклар». Спикеры - Елена Лондарь, HeadHunter социаль медиа проекты җитәкчесе, оешма, процесслар һәм персонал белән идарә итү өлкәсендә эксперт.

 

 

К списку новостей