РусскийТатарчаEnglish

«Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы Президенты белән очрашу

3 октябрьдә Механизация һәм техник сервис институтында Казан дәүләт аграр университетының студентлар активы «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының яңа президенты Руфат Кыямов белән очрашты. Әңгәмә барышында активистлар Руфат Кыямовны үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар, киләчәк планнары турында сөйләштеләр, Татарстан Республикасы студентлары проблемалары турында фикер алыштылар, беренче чиратта үстерергә кирәк булган һәм киләчәк хезмәттәшлек өчен юнәлешләр билгеләделәр. Әңгәмә бик җылы һәм дустанә шартларда узды.

 

К списку новостей