РусскийТатарчаEnglish

Туфрак саклау чараларын эшләү буенча күчмә гамәли дәрес

«Гомуми игенчелек» курсын өйрәнү кысаларында агрономия факультетының 3 нче курс студентлары «Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы» доцентлары Әхмәтҗанов М. Р. һәм Сабирова Р. М. җитәкчелегендә ландшафт юнәлешендәге төбәк әһәмиятендәге «Чулпан» дәүләт табигать тыюлыгында булдылар.

Тыюлык Татарстан Республикасы Биектау районының Олы Кавал авылы территориясендә урнашкан. Территориянең мәйданы 6000 мең гектардан артык. 1972 нче елдан башлап хуҗалык территориясендә барлык табигать торгызу, туфракны эрозион процесслардан саклау чаралары комплексы белән игенчелек ландшафт системасы кертелә. Ул барлык табигать торгызу, туфрак саклау чаралары комплексы белән бер рәттән эрозион процессларга каршы юнәлтелгән. Система "Нива Татарстана" фәнни-җитештерү берләшмәсендә "Туфракны саклау һәм җирдән рациональ файдалану" программасы буенча эшләнелгән». Рәсми рәвештә тыюлык 1999 нче елда оештырыла. Россиядә бердәнбер туфрак һәм ландшафт тыюлыгы булып тора.

Дәресне республикада танылган галим, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, тыюлыкка нигез салучы һәм аның җитәкчесе А. П. Пухачев үткәрде. Студентлар эрозиягә каршы, туфрак яклагыч, урман, кырларны яклау өчен ятмаларны, эрозиягә каршы буаларны, су тоткарлаучы валларны, тимер-бетон су җыючы җайланмаларны күрделәр. Туфракны саклаучы чәчү әйләнеше системасын, туфрак эшкәртү технологияләрен карадылар. Кыйммәтле агач токымнарын (карагач, имән) күзәттеләр, заказникта яшәүче уникаль хайваннар турында тыңладылар.

Игенчелек нигезләрен өйрәнүгә мондый яктан килү студентларның укытыла торган дисциплинага кызыксынуларын арттырырга мөмкинлек бирә, бу исә укыту сыйфатына уңай йогынты ясый.

 


К списку новостей