РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ "Казанская лоза" виноград күргәзмәсе

Бүген Казан ДАУ Татарстан виноград үстерүчеләре казанышларының "Казанская лоза" күргәзмәсе узды.

Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән күргәзмәне оештыручылар, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы вәкилләре, Казан ДАУ җитәкчелеге мөрәҗәгать иттеләр

Күргәзмә ел саен үткәрелә. Идел буе климат шартларында үстерелгән виноградның төрле сортлары тәкъдим ителде. Бу тәҗрибә алмашу һәм виноград үстерүгә һәм аны эшкәртүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен менә дигән мөмкинлек. Быелгы уңышны татып карау гына түгел, ошаган сорт үсентеләрен сатып алырга да була иде. Шулай ук күргәзмәдә Казан ДАУ ландшафт дизайны үзәгенең төрле продукциясе тәкъдим ителде.

К списку новостей