РусскийТатарчаEnglish

«Татарстанда кыр көне – 2019» кыр форматындагы күргәзмә-форум ачылышы. Икенче көн.

Бүген, 3 июльдә «Татарстанда кыр көне – 2019» кыр форматындагы күргәзмә-форум эше дәвам итте.

Күргәзмәгә килүчеләрнең игътибарын Казан ДАУ галимнәре тарафыннан агрономия, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, АПК икътисадына инновацияләр кертү өлкәсендә эшләнгән һәм тәкъдим ителгән проектлар җәлеп итә. Алар арасында авыл хуҗалыгы техникасыннан файдаланганда ягулыкны һәм энергия экономияләүгә юнәлдерелгән проектларның 24 ысулы (фәнни җитәкче Хафизов К. А.), авыл хуҗалыгы машиналары детальләрен торгызганда һәм әзерләгәндә ныкландыра торган технологияләр кертүнең нәтиҗәлелеге (фәнни җитәкче Адигамов Н. Р.).

Шулай ук күргәзмәдә Казан ДАУ галимнәре «Иннополис» Университеты белән берлектә «Телеагрон» проекты да зур кызыксыну уятты. Тикшеренүләрнең максаты - биотехнологияләр методларын һәм чәчүлекләрне дистанцион контрольдә тоту инструментларын кертү нигезендә төбәктә ашлык җитештерү күләмнәрен арттыру.

Казан ДАУ агроэкологик тикшеренүләр үзәге базасында уңышлы гамәлгә ашырыла торган икенче проект: үсемлекчелек продукциясен җитештерүне камилләштерү өчен туфрак, орлык һәм кырларны тикшерү, ТР АПК предприятиеләрендә үсемлекчелек орлыкларын һәм продукциясен сертификацияләү һ.б..

Төшке аштан соң «Климатик һәм антропоген куркынычлар шартларында игенчелек системасы элементларын җайлаштыру» темасы кысаларында Казан ДАУ алдынгы галимнәре тарафыннан мастер-класслар узды: ТР ФА әгъзасы корреспондент, профессор, а.х.ф.д. Сафин Р. И.; профессор, а.х.ф.д. Әмиров Ф. Н.; профессор, а.х.ф.д. Гыйләҗевым М. Ю; профессор, а.х.ф.д. Сафиуллиным Ф. Н.; доцент, а.х.ф.д. Миниекаевым Р. В..

К списку новостей