РусскийТатарчаEnglish

Механизация һәм техник сервис институтында вакантлы эш урыннары ярминкәсе

26 мартта Механизация һәм техник сервис институтының һәм агрономия факультетының 4 курс студентлары өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Анда 20дән артык предприятие җитәкчеләре һәм кадрлар хезмәте белгечләре катнашты: "Восток Зернопродукт" АҖ, Агросила Холдинг, "Ак Барс" Холдинг компаниясе" АҖ, "Майский" Теплица комбинаты" ҖЧҖ, Транстех сервис, "Яратель" кошчылык фабрикасы, Чүпрәле районының "П. В. ДЕМЕНТЬЕВ исемендәге АГРОФИРМА" ҖЧҖ һәм башкалар. Алар вакансияләр, яшь белгечләр өчен предприятиеләр тарафыннан тәкъдим ителгән ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләделәр.


К списку новостей