РусскийТатарчаEnglish

Экология министрлыгы белән килешү төзелде

2018 елның 19 сентябрендә тантаналы шартларда Казан дәүләт аграр университеты һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Тантанада Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Вәлиев һәм Татарстан экология министры Александр Шадриков катнашты.

Үз чыгышында министр киләчәк буын экологларны тәрбияләү уртак бурыч булып тора, дип ассызыклады һәм нәтиҗәле, уңышлы уртак эшкә ышаныч белдерде.

Ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук туган як байлыкларын саклау һәм арттыру буенча булачак белгечләр формалаштыру өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән хезмәттәшлекнең актуальлеген билгеләп үтте.

Тантананың рәсми өлеше ахырында Урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 483 нче төркеме старостасы Дмитрий Иванов чыгыш ясады.

Очрашу кысаларында катнашучы яклар министрлык базасында студентларның җитештерү һәм диплом алды практикасын оештыру, шулай ук аларны алга таба эшкә урнаштыру перспективалары турында фикер алыштылар.

 


К списку новостей