РусскийТатарчаEnglish

«АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсының 2 нче этабын ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү

Бүген Казан ДАУ авыл яшьләренең өч яшь категориясе укучылары арасында «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсының 2нче этабы тәмамланды. Ике көн дәвамында Казан ДАУ укыту-демонстрация мәйданчыкларында, компьютер классларында һәм лабораторияләрендә түбәндәге юнәлешләр буенча интенсив эш барды: 1. Агрокоптерлар. 2. Агроботлар. 3. Галәм. 4. АгроМетео. Татарстан һәм Башкортостан Республикасы районнарыннан, Пермь краеннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 200гә якын укучы заманча технологик һәм техник инновацияләрнең киң спектры буенча үз компетенцияләрен күрсәттеләр. Балаларга бу эштә механикалаштыру һәм техник сервис Институты, Агрономия факультеты укытучылары, фәнни-инновация эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре ярдәм итте. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр һәм роботлаштыру, пилотсыз техника куллану, космик һәм метеотехнология куллану буенча актуаль мәсьәләләргә иң яхшы чишелешләр өчен җиңүчеләр билгеләнде. Бу - авыл гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-10 сыйныфларыннан 24 укучы: Башкортстан Республикасы, Пермь крае һәм Татарстан Республикасының 11 районыннан (Алексеевск, Әлмәт, Мөслим, Зәй, Саба, Арча, Әгерҗе, Кукмара, Сарман, Лениногорск һәм Балтачтан).

«АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р., ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Хәмидуллин Н. Н., Әлмәт муниципаль районы «Кванториум» балалар технопаркы җитәкчесе Закиров Р. З., Казан ДАУ хуҗалык-икътисад эшләре буенча проректоры Закиров З. Р. катнаштылар. Бүләкләү тантанасы концерт номерлары белән үрелеп барды: Казан ДАУ, КФУ, КХТИ студентлары чыгыш ясады.

Барлык катнашучылар да конкурсны оештыруга югары бәя бирделәр һәм Казан ДАУ һәм конференцияне оештыручылар адресына рәхмәт сүзләре әйттеләр. Бу ике көндә Казан ДАУ студентлары булган волонтерларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.

 

Список победителей

Фотоотчет мероприятия

К списку новостей