РусскийТатарчаEnglish

БДИ тапшырудан курыкмагыз!

Өстәмә имтиханны күбрәк сайлаган саен укырга керү мөмкинлеге дә арта.

БДИ

Быел чыгарылыш сыйныфларда белем алучыларның киләчәккә планнарын ачыклау өчен бер айдан да кимрәк вакыт калды. Унберенче сыйныф укучылары 1 мартка кадәр БДИ форматында нинди имтихан тапшырачакларын (мәҗбүри булган урыс теле белән математикадан кала) сайларга тиеш. Дөрес сайламаган очракта балаларны нинди авырлыклар көтә соң? Бу хакта сөйләү өчен сүзне Казан дәүләт аграр университетының вузга кадәрге әзерлек үзәге җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Гүзәл Фәсаховага бирәбез.

- 1 февральгә бөтен югары уку йортлары да үзләренең рәсми сайтларында кабул итү кагыйдәләрен, әзерлек юнәлешләрен, төрле категория абитуриентлар өчен теге яки бу белгечлек буенча кабул итү сынауларының формаларын, фәннәр исемлеген бастырып чыгарырга тиешләр иде. Ә 1 мартка кадәр, быел мәктәпне тәмамлаучыларга БДИны нинди өстәмә фәннәр буенча бирәсен ачыклап бетерергә кирәк. Урыс теле белән математиканы тапшыру мәҗбүри, чөнки алардан башка аттестат бирелмәячәк. Ә инде шушы ике фән белән генә чикләнеп, 1 мартка кадәр бүтәнен, ягъни өстәмәне сайламаган кеше бер генә югары уку йортына да керә алмый. Ник дигәндә, 2013 елда мәктәп тәмамлаучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханнарының икенче “дулкыны” булмаячак!  Төгәлрәк мәгълүмат кабул итү комиссиясенең сайтында >>>

К списку новостей