Яңалыклар
Вузга хәтле әзерлек һәм чыгарылышларны эшкэ урнаштыру Үзәге җитәкчесе Фассахова Гүзәл Рафкатевна һәм корпоратив-кластер укыту Үзәге җитәкчесе Шагивәлиев Ленар Рифатович һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында ГАПОУ “Кукмара аграр көллияте”ндә булдылар.
«Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе» исемендәге региональ иҗтимагый оешма Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы белән берлектә, яшьләр Федераль агентлыгы (Росмолодежь) ярдәме белән, «Поколение зеленых воротничков» экологик проектын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасында агродизайн һәм сити-фермерлык өлкәсендә беренче Агрохакатон үткәрә. Ул 2018 нче елның 19-20 нчы маенда Казан «Авиатор» технопаркы базасында оештырылачак. Инженерия, дизайн, биохимия, агроном һәм маркетинг белгечлекләре студентларын катнашырга чакырабыз.
Аграхакатонга теркәлү АИС яшьләр порталында 10 майга кадәр ачык.
Нигезләмә буенча, КазДАУ яшь галимнәренең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру, аеруча әһәмияткә ия эшләргә ярдәм итү максаты белән “Яшь галимнәргә КазДАУ гранты” бәйгесе игълан ителә.
2018 нче елның 21 нче апрелендә икътисад Институтының актлар залында ачык ишекләр Көне узды.
Казан дәүләт аграр университеты студентлары өчен Александр Александрович Ежевский исемендәге Милли премия алуга конкурс игълан ителә. Премия турында тулырак мәгълүмат “Росспецмаш” Ассоциациясенең рәсми сайтында урнаштырылган: http://www.rosagromash.ru/o-premii-a-a-ezhevskogo.