РусскийТатарчаEnglish

Яңалыклар

04.10.2019Яшь галимнәр Советы утырышы

2019 елның 3 октябрендә Казан ДАУ яшь галимнәр Советының чираттагы җыелышы узды. 

04.10.2019Яшь аграрийлар

17-21 сентябрьдә Азов диңгезе ярында «Яшь аграрийлар» федераль сменасы узды. Әлеге вакыйга бирегә килүчеләргә биш көнгә актив белем бирү мохитенә кереп китәргә мөмкинлек бирде. Казан ДАУ җитәкчелеге һәм яшь галимнәр Советы Механикалаштыру һәм техник сервис Институты кафедрасы аспиранты Шәрәфиев Азаматны һәм «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча икенче курс студенты Сокол Тамарны җибәрделәр.


05.10.2019«ФӘН» ЯҢА БУЫН ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИ

4 октябрьдә «Россия лидерлары» конкурсының яңа циклы старт ала, аның махсус трекларының берсе — «Фән» трекы. Ул «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО һәм РФ Президенты каршындагы фән һәм мәгариф Советының фәнни һәм мәгариф өлкәләрендә яшьләр эшләре буенча Координация советы белән берлектә гамәлгә ашырыла.