РусскийТатарчаEnglish

Яңалыклар

10.10.2019Игелек – ул Син!

Икътисад институтының икенче курс студентлары һәм укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы "Корпоратив социаль җаваплылык" фәне кысаларында "Игелек – ул Син!" хәйрия акциясе әзерләделәр.

10.10.2019«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча беренче курс студентлары Татарстан Республикасы Югары Судында булып кайттылар

«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча беренче курс студентлары «Хакимият органнарында җәмәгатьчелек белән элемтә» фәне кысаларында Татарстан Республикасы Югары Судында булдылар. Студентлар өчен экскурсияне массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән үзара эшчәнлек бүлеге башлыгы Лосева Наталья Евгеньевна үткәрде. 

11.10.2019Агрономия факультетының өченче курс студентлары Казан шәһәренең Татар агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институтында экскурсиядә

«Агрономия» юнәлеше буенча (Б171-01 һәм Б171-02 төркемнәре) агрономия факультетының өченче курс студентлары «Агрохимия» фәне кысаларында Казан шәһәренең Татар агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институтында булдылар. 

12.10.2019«УМНИК-2019», «Фән һәм техниканың инновацион казанышлары нигезендә АПКны модернизацияләү» программасы буенча фәнни-техник конференция

2019 елның 10 октябрендә Казан дәүләт аграр университеты базасында «УМНИК-2019», «Фән һәм техниканың инновацион казанышлары нигезендә АПКны модернизацияләү» программасы буенча фәнни-техник конференция узды. Анда Казан ДАУ студентлары, аспирантлары, яшь тикшеренүчеләр катнашты. Әлеге фәнни-техник конференция «ИДЕЛ» Бөтенроссия яшьләр фәнни-техник конференциясенең сайлап алу чарасы булып тора.

15.10.2019Әмиргә ярдәм!

Икътисад Институтының икенче курс студентлары, идарә кафедрасы өлкән укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы катнашында, Әмиргә ярдәм итү өчен акча җыя башладылар.