![](http://kazgau.ru/files/agrofak/100let/100let-logo-mini.png)
Репортажи
5 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр Казанда һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары уку йортлары тулай торакларының студентлар советлары форумы узды. Чарада Казан дәүләт аграр университеты тулай торагының студентлар советы актив катнашты.
Казан дәүләт аграр университетының яшь галимнәр Советы рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы инициативасы буенча 13 декабрьдә икътисад институты бинасында Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советының күчмә утырышы узды.
3 декабрьдә Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләргә кунакка идарә кафедрасының өлкән укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы һәм кафедра мөдире вазыйфаларын башкаручы Савушкина Луиза Низам кызы җитәкчелегендә Казан дәүләт аграр университетының икътисад институтының 571 нче төркеме студентлары "Кыш бабайны эзлибез" интерактив программа белән килде.
Бүген шәһәр Ратушасында 2018 ел нәтиҗәләре буенча Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Чарада фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Нәҗметдинова Фәридә Тансык кызы һәм Казан дәүләт аграр университетының яшь галимнәр Советы Рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы катнашты.